Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Монай авылында гражданнар җыены узды

Менделеевск районында гражданнар җыены башланып китте. Беренчесе Монай авылында булды.

Җирлек башлыгы Руслан Кириллов, прокурор Алсу Сәләхетдинова, урман хуҗалыгы белгече Никита Петров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Хәйдәр Һадиуллин халык алдында башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 

Район башлыгы Роберт Искәндәров территориянең үсеше турында билгеләп узды. Монай халкына СВОдагыларга ярдәм итү, үзара салым акчасы җыюда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Җирлек башлыгы Руслан Кириллов 2025 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

Авыл җирендә эшләп килүче Антипов (бал, үсемлекләр) һәм Сейталиев (кош-корт үстерү) крестьян фермерлык хуҗалыгы турында сөйләде. 

Маскировка челтәре үрүче, гуманитар ярдәм җыючы, авылның горурлыгы булган волонтерлар штабына да (куратор Ләйсән Манина) тукталды.

2025 елда 187 мең үзара салым акчасы җыелган. Әлеге акча урамнарга таш җәюгә тотылган. Шулай ук, тракторга печән чапкыч та алынган.

Яңа 2026 елны Төзүчеләр урамына юл салу планга кертелгән.

Фотолар: Монай авылы клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев