Митрополит Кирилл Кукмараның керәшен авылларына килде
Пятидесятницадан соң 11нче атнада митрополит Кирилл Кукмара шәһәрендәге Петропавел храмында булды.
24 август көнне, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Кукмара шәһәрендәге Петропавел чиркәвендә Изге литургия үткәрде.
Аңа Татарстан митрополиясе секретаре, иеромонах Кирилл (Корытко), Кукмара округы благочинные, Петропавел приходы настоятеле, протоиерей Сергий Елисеев, Казан шәһәрендәге изге кенәз Александр Невский чиркәве клиригы, протоиерей Сергий Хохлов ярдәм иттеләр.
Келәү вакытында Петропавел чиркәве прихожаннары һәм хезмәткәрләре, приходның атнакөн мәктәбе укучылары, Кукмара шәһәре халкы иман әйттеләр. Литургиядә Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев та катнашты.
Күкмара благочиниесенә эшлекле сәфәре барышында митрополит Кирилл Үрәсбаш авылындагы Покров чиркәвендә һәм Танкино авылындагы Петр-Павел чиркәвендә дә булды.
Фото: Православие в Татарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев