Минзәләдә уздырылган федераль кыр көнендә карендәшләребез катнашты
Федераль кыр көнендә Россиянең төрле төбәкләре белән беррәттән, Австрия, Испания һәм Италиядән килгән кунаклар катнашты.
Терлек азыгы җитештерү буенча федераль кыр көне «Кама Беконы» мегафермасында узды. Бөтенроссия масштабындагы чарада авыл хуҗалыгы тармагындагы инновацияләргә багышланган күргәзмә оештырылды, аграрийлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кыр көнендә чит ил вәкилләре дә катнашты.
Алар өчен мәдәни программа да әзерләнгән булган.
«Кунакларга бигрәк тә район мәдәният сарае артистлары һәм Минзәлә районы авылларыннан үзешчән башкаручыларның чыгышлары ошады», – дип яза оештыручылар.
Кунаклар каршында Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан карендәшебез Наталья Чепкасова ире гармунда уйнаган көйгә кушылып җырлаган. Шулай ук, Яңа Мәлкәннән «Мәлкәнәй» ансамбле дә катнашкан. Кунаклар аларның керәшен җыруларын яратып тыңлаганнар.

Фотолар Наталья Чепкасовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев