«Милли тәрбия - киләчәк нигезе»: Үрәсбаш балалар бакчасында йолаларыбызны саклыйлар
Кукмара районы Үрәсбаш балалар бакчасы коллективы балаларга милли тәрбия бирүгә зур игътибар бирә.
Моның нигезендә, балалар бакчага килүгә, беренче сүзләре «Арулармысез» дип башлана. Дөрестән дә, балага яшьтән үк йола-гадәтләрне өйрәтү бик мөһим эш. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән халык мәкале дә тирән әһәмияткә ия.
«Тәрбияче Надежда Александровна балаларга йола-гадәтләрне өйрәтүне үз алдына төп бурыч итеп куя. Бакчада балалар белән һәр бәйрәм билгеләп үтелә. Әти-әниләр, әби-бабайлар катнашында бәйрәмнәр еш уздырыла. Бакчада музей почмагы булдырылган, ул һәрдаим тулыландырылып, эзләнү эшләре алып барыла», — дип әйтә балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Үз халкының йолаларын белеп үскән бала туган илен, кешеләрен хөрмәт итә. Бу бакчада бирелгән милли тәрбия нәкъ менә шундый шәхесләр тәрбияләүгә юнәлтелгән. Балаларның рухи дөньясын баету, милли үзаңын формалаштыру – Үрәсбаш балалар бакчасының төп максаты.

Л. Павлова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев