Менделеевскида авыл җирлекләренә өч яңа трактор тапшырылды
Менделеевскиның Песәй, Монай һәм Камай авыл җирлекләренә тракторлар тапшыру тантаналы рәвештә узды. Яңа техника ачкычларын җирлек башлыкларына район башлыгы Роберт Искәндәров тапшырды.
Яңа техника территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тору һәм башка көндәлек хуҗалык эшләрендә зур ярдәм булыр.
Тракторлар авыл җирлекләренең «Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе ел саен оештыра торган республика грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә алынды. Бу уңыш авыл җирлекләре башлыклары һәм командаларының актив һәм инициативалы эше нәтиҗәсе булды.
Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, системалы дәүләт ярдәме арбелән Татарстан районнарына махсус техника китерү даимиләште, бу территорияләрне үстерүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.
Район башлыгы җирлек җитәкчеләрен лаеклы җиңүләре белән котлады һәм яңа техника авыл халкы мәнфәгатьләренә нәтиҗәле хезмәт итәчәк дигән ышанычын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев