Хәбәрләр

Мамадыштан Альбина Горбунова элгәредән калган гаилә мирасы турында сөйләде

Альбина Горбунова Мамадыш шәһәрендә яши һәм иҗат белән шөгыльләнә. Милли киемнәр, шул исәптән, әлбәттә, керәшенчә киемнәр дә тегә.

Борынгы заманнардан ук керәшен хатын-кызлары үз йортларын, киемнәрен бизәгәннәр. Гаиләләрен киендергәннәр, теккәннәр бәйләгәннәр. Яшь кызлар үзләренә «бирнә» әзерләгәннәр.

Минем әнием Римма Николаевна «хәзинәләр хәзинәсен» саклый. Алар — әбием, тутасы һәм үзе чиккән сөлгеләр, «кашага» (хәзергечә әйтсәк, ламбрекен), карават япмалары, алъяпкычлар. Һәр әйбернең үз тарихы бар.

Ләкин йөрәккә иң якыны — әниемнең әтием Виктор Николаевичны армиягә озатканда бүләк иткән «чигүле кулъяулык».

Ул заманнарда авылларда «Солдат озату» дигән матур йола булган. Беренче чиратта кызларның чигүле кулъяулыклары кадерләнгән. Бу мәхәббәт аңлату, кыз тарафыннан бирелгән саклау (оберег), аны көтүләре турында искәртмә кебек булган. Егетләр моның белән горурланганнар. Кулъяулыкларны гармуннарга бәйләп, бөтен авылны урап чыкканнар.

«Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, сау булыгыз, туганнар», — дип, традицион җырлар җырлаганнар.

Солдатка бүләк иткән кулъяулык
Солдатка бүләк иткән кулъяулык

Менә шундый, әнием үзенең сөйгән яры Виктор солдатка бүләк иткән кулъяулык безнең өйдә дә аерым бер реликвия булып саклана.

Солдат Виктор ул кулъяулыкны ике ел буе күкрәк кесәсендә саклаган. Ул Германиянең Дрезден шәһәрендә хезмәт иткән.

Әнием аны көтеп алган, Казан вокзалы перронында каршылаган. Өйләнешкәннәр. Шулай итеп без — аларның өч баласы дөньяга килгәнбез 

Алар бергәләп 50 елга якын бәхетле гомер кичергәннәр. Кызганычка, әтием 8 ел элек мәңгелеккә күчте.

Мин бу «хәзинәләрне» кулыма алам, сак кына сыйпап, бизәкләрен карыйм һәм нәселебез хатын-кызларының, йорт учагын саклаучы осталарыбызның кул җылысын тоям...

Аларга миңа да үз талантларын, үз белемнәрен тапшырганнары өчен рәхмәт әйтәм.

(Чигүле кулъяулыкка быел 58, ә әбием куллары белән чигелгән «кашага»га — 93 ел).

Чиккән бистәрләр
Чиккән бистәрләр

Фото Альбина Горбунованың шәхси архивыннан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев