Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштагы олы вакыйгада митрополит Кириллның катнашуы көтелә

18 апрельдә Мамадыш шәһәрендә беренче тапкыр Татарстан митрополиясендәгеләр, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелачак. Сәбәбе – «Кодрәтләр тудыручы Изге Николайны Росиядә һәм Якын Көнчыгышта олылау традицияләре» фәнни-иҗтимагый конференциясен уздыру.

Конференциядә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл; Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил; фәнни секция җитәкчесе, «Палестинаның  император православие җәмгыяте» (ИППО) халыкара иҗтимагый оешмасы советы президиумы члены, Д.С.Лихачев исемендәге Россия культура һәм табигый мирасны фәнни-тикшерү институты директорының киңәшчесе Сергей Житенёв; ИППО члены, Палестина православие җыентыгы редакциясенең башкаручы секретаре, Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Соловьев; ИППО Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Кузьма Морозов; ИППО ның Мамадыш җирле бүлеге председателе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов; Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин һәм башкалар катнашачак.

Конференция иртәнге сәгать 9.00 изге Ксения Римляни чиркәвендә Литургия белән башлана. Литургияне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Яр Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил һәм митрополиядәгеләр белән берлектә уздыра. Литургиядә теләге булган һәркем катнаша ала.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев