Мамадыш «Кряшен чибяре — 2025» титулы иясе Арина Трушова: «Конкурс минем өчен зур сынау булды»
Мамадыш «Кряшен чибяре — 2025» титулы иясе, «Онлайн Кряшен Чибяре» Арина Трушова конкурс турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.
— Керәшен кызы булуыма горурланам. Конкурста катнаша алуыма чиксез шатмын. Конкурс минем өчен зур сынау булды. Баштарак, үземне, халкымның культурасын, авылым гадәтләрен, йолаларын лаеклы күрсәтә алырмынмы, дип куркып та калдым. Барысы да нәкъ мин теләгәнчә килеп чыкты. Чибәрләр сәхнәсендә басып торуым, бөтен Тырлау аланына минем исемне әйтүләре, чыгыш ясауым, яңа карендәшләр белән танышу — үзе бер бәхет һәм зур җиңү. Алга таба да конкурста катнашу теләгем бар.
Конкурсны оештыручыларга, миңа ярдәм иткән Мамадыш мәдәният бүлеге методисты Роза Галкинага, керәшен этнографиясе белгече Валентина Максимовага, Албайдан Раиса Кибяковага, Колышчы авылының «Покрау» фольклор ансамбленә һәм минем өчен тавыш биргән карендәшләргә зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев