27 август көнне район мәдәният йортында Кайбыч районы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе узды.
Яңа уку елы алдыннан узган чарада нәтиҗәләр ясалды, 2026-2027 уку елына актуаль бурычлар билгеләнде.
Конференциянең иң күңелле өлеше — мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәлки Балалар бакчасы мөдире Надежда Петровна Гүбеева намуслы хезмәте һәм мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зариповның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә тәрбияче Татьяна Анатольевна Новикова мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ТР күкрәк билгесенә лаек булды.
Фото Мәлки балалар бакчасыннан.
Нет комментариев