Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәлкәннәр Минзәлә яр буенда уздырылган уха фестивалендә катнашты

Быел Минзәләдә узган Кышкы уха — 2026 фестивале Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.

Традиция буенча, чара кышкы балык тоту буенча ачык ярышлардан башланды. Ярышларда җиңүчеләрне Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов бүләкләде. Бәйрәм кунакларын сәламләп, Айдар Салахов балыкчылыкның Минзәлә районы территориясендә борын-борыннан традицион кәсепләрнең берсе булуын, җирле сулыкларның төрле балыкларга байлыгын билгеләп үтте.


Район башлыгы шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең рәсем конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Фестивальнең үзенчәлеге авыл җирлекләре тарафыннан авыл мәдәният йортлары һәм клублары белән берлектә рус, татар, керәшен, мари һәм чуваш мәдәниятен тәкъдим итү булды. Алар көнкүреш әйберләре, традицион ризыклар, милли уха һәм һөнәрчелек әйберләре, шулай ук иҗади чыгышлар белән палаткалар оештырдылар. Районның мәдәният, мәгариф, социаль яклау, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре вәкилләре уха әзерләү конкурсында катнашып, төрле номинацияләр буенча бүләкләнделәр. Чара яшьләр өчен квестлар белән үрелеп барды.

«14 февраль көнне Минзәлә яр буенда уха фестивальдә үзенчәлекле итеп кунакларны каршы алдык, бик матур итеп милли палатканы бизәдек, шулай ук традицион ризыклар, милли уха һәм үзебезнең милли чыгышыбыз белән җиңүче булдык», – дип хәбәр иттеләр Яңа Мәлкән мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев