Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәлкәнлеләр маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма кисә башладылар

Минзәлә районының Мәлкән авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен берләште.

Мәлкән авылы клубы җитәкчесе Светлана Упаева  һәрвакыт изге эшләрдә актив катнашучы, ярдәм кулын сузарга әзер торучы уңган хатын-кызларга зур рәхмәт белдерә. Аларның тырышлыгы белән бу эш тизрәк башкарылачак.

«Мәлкән авылы халкы илләрдә иминлек, дөньяда тынычлык урнашуын, һәр гаилә бәхет-шатлыкта гына яшәвен тели. Бүгеннәрдә авыл халкы тагын махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен берләште. Алар маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма кисә башладылар. Бу изге гамәл, һичшиксез, егетләребезгә көч-куәт бирер, аларның рухын күтәрер. Безнең бердәм булуыбыз, егетләребезнең туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларына өмет уята. Һәр киселгән тукыма кисәге, һәр бәйләнгән төен – ул безнең егетләргә булган ихлас мәхәббәтебез, аларның тормышларын саклап калу теләгебез», – ди Светлана Упаева.

Бу эшкә кушылучы һәр кеше, яшь-карты димичә, үз өлешен кертә. Балалар да әби-бабаларына булышып, тукымаларны кисәргә өйрәнә, аларның йөрәкләрендә Ватанга мәхәббәт, яклаучыларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләнә.

Светлана Упаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев