Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады
Бүген – Соңгы кыңгырау бәйрәме. Ничә еллар дәресләргә чакырып чыңлаган кыңгыраулар бүген чыгарылыш класс укучыларын зур тормыш юлына озатып соңгы тапкыр яңгырады.
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә Соңгы кыңгырау өчен «Киләчәк самолёты» ясау традициясе дәвам итә.
«1 сентябрьгә багышланган линейкада тугызынчы класс укучылары беренчеләргә самолётлар ясап, аларның һәрберсенә өметле сүзләр язып бирәләр.
Соңгы кыңгырау тантанасында, киресенчә, тугызынчы классларга, 1 сентябрьдәге язылган сүзләре, бүләкләре өчен беренче класс укучылары рәхмәт белдерделәр. Анда бирелгән киңәшләрне үтәүләрен әйттеләр, өлкән иптәшләренең сүзләрен онытмаска вәгъдә иттеләр һәм аларга үзләре ясаган самолётларын матур теләк теләделәр», – дип яздылар укытучылары.

Яңа Чишмә районының Ленино мәктәбеннән:
«Бүген бу мәктәптә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бу көн бер үк вакытта моңсу да, якты да. Бердән, мәктәп белән хушлашу; икенчедән, зур тормыш юлының башлануы. Тантаналы линейка, чынлап та, күңелле үтте. Чыгарылыш класс укучылары соңгы мәктәп минутларын озайтырга теләгәндәй, саубуллашу вальсына бөтерелде. Бу көнне укучылар мактау грамоталары һәм дипломнар алдылар.
Укытучылар аларның укуда, спортта һәм иҗаттагы уңышлары белән мәктәп данын тагын да арттырганын билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары да җылы сүзләр, теләкләр әйттеләр. Алар егетләргә һәм кызларга хыялланырга курыкмаска, үзләренә ышанырга һәм һәрвакыт туган мәктәпкә яхшы яңалыклар белән кайтырга теләделәр. Иң күңелле мизгелләрнең берсе – беренче класс укучыларының котлавы булды. Балалар чыгарылыш класс укучыларына бәхетле балачак символы – кәгазь самолетлар бүләк иттеләр», - дип яздылар..

Мөслимнең Яңа Усы авылы мәктәбеннән дә бүгенге тантаналы көн ничек үтүе турында хәбәр иттеләр:
«Мәктәптә уку елының тәмамлануы, һәм чыгарылыш класс укучылары белән саубуллашу уңаеннан, «Соңгы кыңгырау» тантанасы узды. Анда мәктәбебезнең иң зур классын – биш укучыны тормышның мөһим этабын тәмамлаулары белән котларга укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм чакырылган кунаклар җыелды. Бу көнне тугызынчы класс укучылары гына түгел, ә безнең мәктәпнең «Ел укучысы» - Риана, Кондратьева, шулай ук, башлангыч мәктәпне тәмамлаучы София Устимова да тәбрикләнде.
Сәхнәдән директорның, класс җитәкчеләренең һәм ата-аналарның җылы теләкләре яңгырады. Аларны башлангыч класс укучылары әзерләгән иҗади чыгышлар алмаштырды. Чыгарылыш укучылары укуның якты мизгелләрен искә алдылар һәм укытучыларга ярдәмнәре, ныклы белем биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бу уку елының соңгы кыңгыравы «Ел укучысы» Риана Кондратьева кулында яңгырады. Бәйрәм күккә ак шарлар очыру белән тәмамланды».

Фотолар авыл мәктәпләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев