Май бәйрәмнәре соңгы 8 елдагы иң кыскасы булачак
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәре соңгы 8 елдагы иң кыскасы булачак

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина әйткән.

Бу, хөкүмәтнең производство календарен булдыру нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан. Билгеле булганча, илдә Яңа ел каникулы рекордлы 12 көн дәвам итте: 2025 елның 31 декабреннән 20226 елның 11 гыйнварына кадәр ял иттек.

«Нәкъ менә шул май бәйрәмнәре озынлыгына йогынты ясаган», — дип аңлаткан Стенякина. Аның искәртеп үтүенчә, 1 һәм 9 май бәйрәм көннәре буларак теркәлсә, калганнары ялларны күчерүгә бәйле. 

Шулай итеп, быел 1-3 майда (җомга-якшәмбе) һәм 9-11 майда (шимбә-дүшәмбе) ял итәчәкбез. Киләсе озын яллар исә июньдә: 12сеннән 14енә кадәр булачак.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев