Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) кысасында бер кешене дәвалау өчен бирелә торган акча күләме уртача 24 922,9 сумга җиткән.
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, дәүләт шушы күрсәткеч нигезендә киләсе елга илебездә яшәүчеләргә медицина ярдәменең гомуми чыгымын билгели. Сырхауга әлеге суммадан кыйммәтрәк дәвалану (мәсәлән, югары технологияле операция) таләп ителсә дә, медицина ярдәме бушлай күрсәтелә. Министр басым ясап әйткәнчә, илдәге сәламәтлек саклау системасының тиңдәшсез үзенчәлеге бу.
Ватаным Татарстан
Нет комментариев