Луиза Янсуар әти-әнисе турында: «Һаман да берсен икенчесеннән башка күзалламыйм»
Шагыйрә Луиза Янсуар әтисе Николай Шаровны бик матур итеп туган көне белән котлаган. Ул әти-әнисенең фотосурәтләрен урнаштырып, мәхәббәт тарихын язган.
Бу ике кешене һаман да берсен икенчесеннән башка күзалламыйм. Шуңа фотоларын да бергә эләм. Әйтерсең алар күзгә күренмәс җепләр белән тоташканнар да, бер-берсен дәвам гына итәләр.
Гел гаҗәпләнә идем: әни икенче бүлмәдән «Коля» дип кенә эндәшә, әти шунда ук аңа нәрсә кирәген төгәл аңлап ала. «Хәзер», — ди. Йә булмаса: «Әнә шунда тора, алып биримме?» — ди.
Безнең балачактагы риваять буенча, әти әнине башлангыч класслардан бирле яраткан. Әни реанимациядә соңгы тәүлекләрен ятканда бу легенданың хак булуы расланды. Мин төрле мәшәкатьләр белән чыгып-кергән, тыз-быз йөргән арада, ул әнинең ике битен учына алып: «Мин сине кечкенәдән җараттым бит...» — дигәнен үз колакларым белән ишеттем. Тагын бик яшерен, сакраль, кадерле сүзләрен. Соңгы мизгелләрдә — җан җан белән хушлашканда — кешенең кешегә әйтеп каласы килә икән.
Әтинең, институтны тәмамлагач, башта Кәвәлгә, аннары Янсуарга эшкә кайтуы да әни хакына булган, дип уйлыйм. Аларның бер-берсенә язышкан 800ләп хатлары бар. Әтинең хатлары 20шәр битле.
Әни миңа гел: «Син — әтиең кызы», — ди иде. Янәсе, мин алар ягына — Шараларга охшаганмын. «Ни генә булмасын, әтиеңне яклыйсың», — дип ярымшаяртып, ярымҗитди әйткәнен дә гел хәтерлим.
Балачактан берсе икенчесен яратырга һәм хөрмәтләргә өйрәтеп үстерделәр. Сүз белән түгел, гамәл белән: ике як нәселне дә, туган-тумачаны да тигез күреп, ике якның да кайгы-шатлыгын уртак бүлешергә. Хәзер инде мин үземдә аларның кайсысының концентрациясе күпме икәнен төгәл беләм, анысы — үземә генә ачкан сер һәм тоемлау-аңлау. Генетик код һәм аның алхимиясен белү, дияргә дә буладыр моны. Әти турында сөйләр сүзләрем — дәрьядай.
Кечкенәдән аның кызы булуым белән чиксез горурланам. Торган саен хөрмәтем һәм яратуым арта гына бара. Син — әкият, әтием, рәхмәт барысы өчен дә! Бигрәк тә: «Безгә әниең өчен дә яшәргә кирәк бу гомерне, кызым», — дигән сүзләрең һәм шаккаткыч сабырлыгың, зирәклегең, нечкәлек белән бергә ныклы рухың өчен.
Син миңа әти генә түгел, ә сердәшче дә, гаделлек белән ихтыяр үрнәге дә. Быел синең белән җәй буе больница юлларында йөргәндә, никадәр Кибәч әбием улы булуыңны да бөтенләй яңача тойдым-кичердем. Шөкер итә белүеңне, чыдамлыгыңны, кешелеклелегеңне. Умырткаңны. Үзең нинди генә хәлдә булсаң да янәшәдәге кемгәдер ярдәм итәргә ыргылуыңны. Соңгы сыныгыңны да бүлешергә әзер булуыңны. Йөрәк юмартлыгыңны.
Сау-сәламәт кенә бул, Әтием! Ходай сиңа һәрчак ишекләрен ачып, юлыңа фәрештәләрен җибәреп торсын! Мин сине чиксез җаратам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев