Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Людмила Игошевага Татарстан Халыклар ассамблеясенең Рәхмәт хаты тапшырылды

Аңа бү бүләкне Халыклар дуслыгы йортындагы Татарстан халыклар ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышында Татарстан дәүләт советы председателе, республика халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Людмила Анатольевна Яңа Усы авылы кызы, район җирле керәшен оешмасының актив членнарыннан берсе. Ул Мөслим районы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе, Халыкара «Командарм» иҗтимагый фондының «Мәрхәмәтлелек һәм гуманитар ярдәм өчен» истәлек билгесе иясе, Мәлләтамак авылы китапханәчесе, СВОдагыларга ярдәм итүче волонтёр. Ул 2023 елның февраленнән бирле бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән районкүләм волонтёрлык эшчәнлегенә үзе генә кушылып калмаган Людмила. Күпме кешене, шул исәптән Усыдагы мамасын да тарткан.

Татарстан халыклар ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышында аңа Татарстан Халыклар ассамблеясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Карендәшебез бу олы бүләккә актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы һәм махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен лаек булды.

Юлия Губина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев