Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Людмила Белоусова «Татарстан» телеканалында керәшеннәр турында сөйләде

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова «Татарстан» телеканалында булып, республика керәшен иҗтимагый оешмасы, мәдәни үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды.

 – Бүгенге көндә республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы нинди эшләр башкара?

– Безнең оешманы Татарстан халыклары ассамблеясе оешмалары арасында ветеран оешма дип әйтергә була, 2027 елда безгә 20 ел тула. Шул еллар эчендә эшләнгән эшләр бик зур. Күптән түгел Питрау бәйрәмнәре узды. Ул республикадагы төрле авылларда, районнарда атна буе барды. Керәшеннәрнең бәйрәмнәре табигать календарена бәйле: Рождество, Тройсын, Покрау.

Яшьләр, балалар белән күп эшлибез. Керәшен балалары өчен булган «Айбагыр» лагереның 15 еллыгын билгеләп үттек. Ул – Питраудан соң уза торган зур чараларның берсе. Анда этник юнәлешкә акцент ясала. Кырда үсеп утырган айбагырларга игътибар итсәгез, алар башларын яктылыкка бора, аның орлыклары да күп. Ул – үсү дигәнне аңлата. Шуңа да оешманың символикасы итеп айбагырны сайладык.

– Халыклар бердәмлеге елы сезнең эштә чагылыш табамы?

– Татарстан халыклары ассамблеясендә торабыз, республикадагы бөтен чараларда катнашабыз. Безнең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк республика оешмасының ресурс үзәге булып тора. Без анда милли киемнәр күргәзмәсе ачтык, «Батырлык. Горурлык. Дан» фотокүргәзмәсе дә эшләде.

Татарстанның төрле районнарында 26 бүлегебез бар. Һәр бүлек районда  зур эш алып бара. 

Питрауда фольклор коллективларга Татарстан Рәисе фондыннан милли киемнәр тегәргә сертификат бирәләр. Бу элгәреге киемнәрне заманча яңарту мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев