Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Людмила Белоусова «Айбагыр» лагере тарихы белән таныштырды

Людмила Белоусова, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе «Айбагыр» этносменасы, аның беренче еллары турында искә төшерде.

— 2009 елда керәшен яшьләренең беренче форумында балалар өчен этнолагерь оештыру фикере яңгырады. Бу фикерне Иван Михайлович хуплады һәм аны тормышка ашыру турында уйлый, эзләнә башладык. Ул вакытта яшьләр бүлеген Светлана Максимова җитәкләде. Аны Мәскәүгә махсус сменалар оештыру буенча семинарга укырга җибәрдек. Беренче елны 20 бала җыйдык, аларны Иван Михайлович ярдәме белән Әфган ветераннары балалары өчен патриотик рухта оештырыла торган лагерьга куштык. Ул елны балалар автоматлар сүтеп-җыйдылар, йөгереп, сикереп ярыштылар, шулар арасында этник культура буенча чаралар уздырдык. 

Яхшы проект икәнен аңлап, икенче елны ныклап эшкә керештек, «Мечта» лагеренда мөстәкыйль смена булып эшли башладык. Башта аңлап бетермичә, бераз шикләнебрәк карадылар кебек, чөнки мондый этносмена республикада беренче иде әле. Ләкин эшнең нәтиҗәсен күреп, безне яраттылар. Бүгенге көндә республиканың башка бер генә милли оешмасында да мондый лагерь юк.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев