Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ленино авылы чиркәвенә юлларны авыл халкы бергәләп чистарта

Авылларны кар басты, чистарту бик авыр, чиркәү аллары да карлы.

Эшләрне күмәкләшеп эшләү – матур гадәт. Авылларда өмәләрне еш оештырып торалар. Җыештыру, чистарту кебек эшләрдән авыл халкы читтә калмаска тырыша. Быел кыш кар күп булу сәбәпле, бу эшкә яшьләрне, мәктәп укучыларын да җәлеп иткәннәр. Яңа Чишмә районының Ленино авылында, мәсәлән, чиркәү янын шулай күмәкләшеп, кардан чистартканнар.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина Изге Димитрий Солунский храмы территориясендә карны чистартуда ярдәм иткәннәре өчен авыл халкына, Журавлев Николайга, Ленино мәктәбе укучыларына чын күңелдән рәхмәт белдерә.

«Бу изге эшне башкаруда һәркемнең өлеше зур. Авыл халкының бердәмлеге, яшь буынның актив катнашуы безнең бик кадерле», – ди ул.

Светлана Питеркина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев