Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ләке яшь армиячеләре, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең әнисенә ярдәм иттеләр

Бу көннәрдә Татарстанда кар бик күп яуды. Ак юрган кебек җирне каплаган кар, әлбәттә, матур күренеш, ләкин ул безнең өлкәннәребез өчен шактый авырлыклар тудыра.

Сарман районының Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган сугышчының әнисенә ярдәм кулы суздылар. Көчле кар яву сәбәпле, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итү максатыннан, укучылар аның йорты тирәсен кардан чистартуны оештырдылар.

Елизавета Егорованың йорты ишегалдындагы карны көрәделәр. Олы яшьтәге кешегә көчле бураннан соң, каралты-кураны кардан чистарту авыр. Ә яшь армиячеләр, көрәкләр белән коралланып, эшне кызу тоттылар. Улы Виталий хәрби операциядә һәлак булган Лиза түти үзенә ярдәм иткән Ләке мәктәбе укучыларына рәхмәтле.

Балалар бердәм булып, көрәкләр тотып, бурычны бик тиз һәм сыйфатлы итеп башкардылар.

Яшь армиячеләрнең бу гамәле, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итү һәм кайгыртуның иң яхшы үрнәге булып тора. Бу, һичшиксез, һәлак булган батырның әнисенә зур таяныч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев