Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кызыл Йолдыздан Лариса Кибякова «Чулпы» керәшен ансамбленең оешу тарихын сөйләде

Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз авылы клубы җитәкчесе Лариса Кибякова мәдәният өлкәсендә 21 ел эшли инде.

Ул 2004 нче елда Кызыл Йолдыз лесхоз клубына житәкче булып эшкә керә.

- Клубта ни гармун, ни аппаратура, бер нәрсә дә юк. Клуб утын белән җылытыла иде», — дип искә ала ул елланы Лариса. – 2010 нчы елны районга чакырып китерделәр дә керәшеннәр фестивалендә катнашырга кирәк, берәр керәшен җыры җырларсыз, киемнәр авылыгыздан табарсыз диделәр. Икенче көнгә өйрәнеп килеп җырлап күрсәтергә куштылар. Икенче көнне килдек, безгә мондый җыр кирәк түгел, булмый икән бу сездән дип кул селкеде дә чыгып китте», районның мәдәният бүлеге җитәкчесе. Директорыбыз Фирдания Гумаровна: «Кызлар сезгә ансамбль ачып авыл җырларыгызны өйрәнергә кирәк, борчылмагыз бу фестиваль киләсе елга да була, шунда катнашырсыз», — диде. 

Шул вакытта Лариса Кибякова «Молодцы кызлар, булдырасыз дигән сүзләрне ишеткәнче эшләрмен» дип, үз-үзенә сүз бирә. 

«Юл буе уйлап кайттым — нинди җырлар, нинди йолалар булган соң безнең авылда дип. Үзебезнең туйны искә төшердем, анда бит әниләр җырлап, чемоданнар күтәреп кодалар ашын чыгардылар. Өйгә дә кайтмыйча киттем туры кайнаналарга. Кайнанамнан 5 куплет җыр язып алдым. «Туйда кодалар ашын чыгару» жыры. Шушы җыр белән 2011 нче елны Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән «Туым Җондызы» фестивалендә катнашып кызым 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу безнең беренче дипломыбыз. Күлмәкләрне әнием авылдан җыеп бирде. Җырак әбинең туйларда акча җыйганда киеп йөргән киемнәре бар иде. Муенҗакаларны авылдагы әбиләрдән алып тордык. Шулай итеп мин беренче тапкыр Геннадий Макаровтан «молодцы» сүзен ишетеп кайттым.

Шуннан инде ансамбль ачарга кирәк дип уйлап шушы аш чыгару җыры буенча сценарий яздым.

Шушы йола белән 2012 елда «Түгәрәк Уены»нда катнаштык, 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы бн бүләкләндек. Бу вакытта «рәхмәт кызлар, молодцы» дигән сүзне Алсу Рашидовна Еникеевадан ишеттем. Ул безнең белән сөйләшеп китте, культура институтына читтән торып укырга килергә кыстады. Шушылай итеп олылар ансамбле «Чулпы» оешып китте», — дип сөйләде Лариса Кибякова.

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев