Куркыныч иде. Бик куркыныч.: Зәйдән махсус хәрби операция ветераны Клим Майоров тарихы
Клим Майоров 2023 елда махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә.
Клим Майоров беренче тапкыр алгы сызыкка керүен искә алып, тыныч кына шулай дип белдерде. Ул кайчандыр үзе өчен илебез иминлеге сагына басарга карар кабул иткән һәм үз гамәлләре өчен җавап бирергә күнеккән.
Клим Казахстанда туган. Аңа 5 яшь чагында, СССР таркала башлагач, гаиләләре Зәйгә күченеп кайта. 2нче мәктәптә белем ала, аннан 98нче һөнәр лицеен тәмамлый, армиядә хезмәтен үтә. Ә 2023 елда махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә.
— Дустым белән фурага утырып, Луганскига кадәр барып җиттек. Анда тиз генә комиссия үтеп, контрактка кул куйдык һәм данлыклы дүртенче бригаданың снайперлар бүлекчәсенә эләктек, — ди ул.
Бүлекчә командиры «Лиса» позывнойлы хатын-кыз була. Нәкъ менә ул сугышчылар өчен иң авыр минутларда әниләренә әйләнә.
— Безгә әниебез кебек иде ул «Лиса». Аның артыннан кыю бардык, - ди егет.
Климның беренче хәрби биремне үтәве снайпер винтовкасы белән түгел, ә автомобиль руле артында була. Сугышчыларны Клещеевка астындагы позицияләргә илтеп җиткерергә кирәк була. Нәкъ менә шул чакта колонна беренче тапкыр пулялар яңгыры астына эләгә.
— Кайтканда безне көчле атышлар белән капладылар. Шул вакытта чынлап та куркыныч иде.
Соңрак Зәйнең битараф булмаган кешеләре - Марсель Миңнеханов, Илдар Харрасов һәм Альберт Гадиевлар подразделение өчен сатып алган УАЗ да ут астына эләгә.
— Мин әлеге егетләрдән машина алып җибәрә алмассызмы дип ярдәм сорадым. Алар тиз арада машина табып җибәрделәр. Рәхмәт аларга, - ди Клим.
Ул зәйлеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтүен ассызыклый.
— Зәй халкы хәрбиләргә бик көчле ярдәм итә. Безнең волонтерлар үргән маскировка челтәрләре яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Газ, су, дымлы салфеткалар, оекбашлар, эчке кием — боларның барысы да анда чынлап та кирәк. Бигрәк тә җәен, нык эссе булганда. Челтәрләр бәйләүче әбиләребезгә һәм хатын-кызларыбызга зур рәхмәт, – ди ул.
Клим сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителгән. 2024 ел ахырында туган якка кайткан. Ләкин алгы сызык белән элемтәне өзмәгән егет.
Бүген ул сугышчыларга ярдәм итүен дәвам итә: волонтерлар Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов, Елена Хисаметдинова белән хезмәттәшлек итә, гуманитар йөк җибәрергә булыша, сугышчан бурычларны үтәүче хезмәттәшләренә һәм дусларына ярдәм итә.
Клим балалары - кызы София һәм улы Константин өчен үрнәк әти. Әтиләре алгы сызыкта булганда, алар турында кайгыртуны тормыш иптәше Любовь үз өстенә алган, ул үзе дә хәрби разведкада хезмәт иткән. Гаиләнең аерым горурлыгы — балаларның спорттагы уңышлары. София каратэ буенча ярышларда җиңү яулаган, ә Константин инде өч тапкыр Татарстан беренчелеген яулады.
Бүген Клим яңадан махсус хәрби операция зонасына китү турында уйлый.
— Бәлки, контрактка кул куярмын әле. Анда барысы да аңлашыла: куелган бурыч бар — аны үтисең. Ә монда гаилә, көнкүреш мәшәкатьләре, барысы да берьюлы. Кайчакта анда җиңелрәк булган кебек тоела, – ди ул.
Фотолар К. Ермолаевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев