«Күңел җылысы белән тукылган ярдәм»: Керәшен Сәрдәсендә маскировка челтәрләре әзерлиләр
Хәбәрләр

«Күңел җылысы белән тукылган ярдәм»: Керәшен Сәрдәсендә маскировка челтәрләре әзерлиләр

Бөтен Россия буенча волонтерлар маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр, чөнки үз Ватаныңны яклау турында сүз барганда, кирәкле җиһазлар арсеналы булу бик мөһим.

Бүген маскировка челтәрләре – иң кирәкле материал. Мондый челтәр туры мәгънәдә гомерне саклап кала ала. Маскировка челтәрләренең хәрбиләр арасында һәрвакыт зур ихтияҗда булуы, аларның ни дәрәҗәдә кирәклеген күрсәтә. Бу эш Керәшен-Сәрдәсенең авыл мәдәният йортында да алып барыла.

«Бу изге эштә хәрбиләребезгә ярдәм итүнең бер юлы – аларны дошман күзләреннән саклаучы маскировка челтәрләре үрү. Керәшен-Сәрдәсе авыл мәдәният йортында да, волонтерләр бердәм булып, бу мөһим эшне башкаралар», – дип әйтә  мәдәният йорты хезмәткәре Евдокия Никитина.

Фото: А.Маннапов.


Нет комментариев