Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кукмарадан Григорий Захаров истәлекләре

Григорий Захаров хезмәт ветераны, Кукмара районының мәдәният йорты каршындагы «Баламишкин» халык ансамбле җырчысы һәм биючесе, IX республика «Балкыш» фестиваленең зона туры дипломанты.

Мин, Григорий Захаров, моннан нәкъ 75 ел элек Көшкәтбаш авылында туганмын. Дөньяга килгәч тә, ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әнинең тормышлары таралып, миңа әнинең әти-әнисе карамагында калып үсәргә туры килде. Ә бабай һәм әби уллары Григорий Захаровта гомер иттеләр. Җиде яшьлек чагымда бабай, ә унике яшемдә әби бакыйлыкка күчеп, мин үзләренең биш баласы булган әлеге гаиләдә алтынчы бала булып яшәдем. Сабый вакыттан ук карап үстергәннәре өчен әле дә рәхмәт сүзләрен әйтәм.

Кечкенәдән авыр эшләрдә җигелергә туры килде. Кукуруз арасыннан кача-поса печән җыеп, бакча казып бәрәңге утырту-казу кебек һәм башкаларында булышып үстем. Сыер, сарык һәм каз көтүләрен чираттан һәм ялланып көтә идек. Үсә төшкәч, Пчеловод урманыннан печән әзерләп, урманда утын кисеп, ике куллы пычкы белән турап, аларны алып кайтып урнаштырулар да калмады. Колхоз эшләренә чыга башладым. Олылар атларын җигеп биреп, трактор тагып йөри торган «Сталинец» комбайныннан ашлык ташыдым, салам эскертләре куярга булыштым, колхоз басуыннан бәрәңге җыйдык.

 

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны 

Фото Григорий Захаровның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев