Кукмарада «Буыннар күңелендә җиңү» концерты узды
12 июльдә, Кукмараның Комсомол мәйданында фронт агитбригадаларының җәйге тукталышлары кысаларында бик матур концерт үтте.
Бу чарада Село-Чура, Манзарас, Псяк авылларының мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Концерт программасы бик бай булды: сугыш елларының күңелгә үтеп керә торган җырлары, заманча һәм халык көйләре, шигъри чыгышлар, шулай ук милли һәм патриотик биюләр күрсәтелде.
Тамашачылар һәм катнашучылар бергәләп «Җиңү вальсы» акциясендә дә катнаштылар. Бу көнне сәхнәдә «Мизгел», «Сөмбел», «Кардәшләр», «Чура кызлары», «Импульс», «Асылъяр» кебек иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар үзләренең моңлы чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
«Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт! Аларның тырышлыгы белән без тагын бер тапкыр җиңү рухын тоя алдык», — дип яздылар Поршур авылы клубыннан.

фотолар: Село-Чура СДК
Кукмараның Комсомол мәйданында узган бу кичә, чыннан да, күңелләрне җылытты. Фронт агитбригадаларының җәйге тукталышлары кысаларында оештырылган бу концерт, сугыш елларының авырлыкларын һәм җиңүнең кадерле булуын искә төшерде. Манзарас, Псяк, Село-Чура авылларының мәдәният хезмәткәрләре үзләренең сәнгатьле чыгышлары белән тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев