Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кукмара ягыннан Анна һәм Иван Алексеевлар ике дөньяны бер итеп яшиләр

Бүгенге көндә илебездә күпмилләтле катнаш гаиләләр матур күренеш. Бу гаиләләр төрле гореф-гадәтләрне берләштереп, үз дөньяларын барлыкка китерәләр. Шундый гаиләләрнең берсе — Кукмара районының Лельвиж авылында яшәүче Алексеевлар гаиләсе.

Иван — удмурт егете, ә Анна — керәшен кызы. Бу гаилә ике халыкның да иң яхшы сыйфатларын үзенә җыйган. Күп еллар элек Иван, дусты белән, Аннаның туган авылы Түбән Чурага кичке уенга төшкәннәр. 

— Кызлар да булыр инде, алар янында шәп егет булып күренәсем килә. Велосипедта икәнемне күрсәләр, оятка калырмын дип уйладым да, сәпитне качырып калдырырга булдым, — дип искә ала Иван кич уенга барган чагын. 

Шул кичне Иван Аннаны беренче тапкыр күреп, шунда ук гашыйк була. Аннаның матурлыгы, карашы егетнең йөрәген шундук яулаган. Озак уйлап тормыйча, ул кызның күңелен яулар өчен барысын да эшләргә керешә. Әмма бу мәхәббәт юлында кайбер каршылыклар да очрый. Аннаның әбисе Иван белән гаилә коруларына каршы килгән. «Кызым, алар бит башка гореф-гадәтле гаилә. Рәнҗетмәсләрме сине? Үзеңне чит итеп хис итмәссеңме?» — дип борчыла Аннаның әбисе. Борчылулары да аңлашыла — ул бит оныгына бәхет кенә теләгән. 

Әмма Аннаның әти-әнисе яшьләрнең мәхәббәтен күреп гаилә корырга үз ризалыкларын бирә. Сөюләре, бер-берсенә хөрмәтләре барлык киртәләрне дә җиңә.

— Бүгенгедәй хәтерлим, кич чыккач, Иван мине урлап алып кайтты. Бу аларның «килен урлау» йоласы икән. Аларның йортына кайтып кергәч, мине мендәргә бастырдылар. Ипи белән бал-май каптырып, башыма яулык бәйләделәр. Яулык бәйләүләре, минем бу йортта килен икәнемне күрсәтә торган билге иде. Ул вакытта безнең өйдә телефон бар иде инде. Әти-әнигә шалтыраткач, алар минем янга тиз арада менделәр. Кода-кодагый белән килешеп, туй көнен билгеләделәр, — дип искә алды Анна. 

Туйга ике як туганнар да җыелган. «Бер-беребезнең телен аңларбызмы? Туганлашып китә алырбызмы?», – дип борчылдылар кунаклар. Ләкин үзара ихтирам күрсәтү, бар курку хисләрен бетергән.

Бәйрәмне удмурт халык җырларыннан башлап, керәшеннәрнеке белән дәвам иткәннәр. Җырда алар бер-берсен аңламасалар да, биюгә берни комачауламаган. Керәшен кунаклары, үзләренең танылган «чабата» биюен кунакларга өйрәткән.

Иван белән Аннаның туйлары – аларның озын гомер юлына иң матур башлангыч булган.

Хәзер Иван белән Анна бәхетле гаилә булып яшиләр. Аларның өч баласы үсә. Балалар кечкенәдән үк ике культураны да хөрмәт итеп, өйрәнеп, гореф-гадәтләрен сакларга тырышалар. Бигрәк тә Ангелина, өлкән кызлары, бу эштә актив. Ул әнисеннән керәшен милли ризыкларын пешерергә өйрәнә. Өйдә алар туган телдә сөйләшәләр. Ангелина керәшен җыруларын башкара һәм биюләрен бии. 

Ике матур дөньяны бер итеп яшәүче Анна белән Иван Алексеевлар гаиләсенә гомерлек бәхет телибез. 

Анжелика Михайлова, 
Казан.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев