Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2026» финалисты: Альбина Михайлова

Республикакүләм Питрау фестиваленең «Кряшен чибяре-2026» финалистлар белән таныштырабыз.

Туган көне: 13 сентябрь, 1998 ел

Кайдан: ⁠ Кукмара районы, Үрәсбаш авылы. 

Уку/эш урыны: Казанның 7нче шәһәр больницасы. 

Девиз: яр буен ташлап китүдән курку хисеңне баса алсаң гына, һичшиксез, океанны да йөзеп чыга алачаксың!

Хобби: Жырлау, бию, төрле кул эшләре буенча мастер-классларга йөрү, сәяхәт итү.

Конкурста катнашу максаты: керәшеннәрнең тарихын, мәдәниятын, йолаларын, әби-бабаларыбызның көнкүрешен ныклап өйрәнү, аны төгәл, дөрес итеп һәм асылын саклап киләчәк буынга тапшыру. Башка төбәкләрдәге кардәшләребезнең үзенчәлекләре белән танышу, яңа танышлар-дуслар табу. 

Бердәмлек нәрсә? Бер-береңә терәк булып, шатлыкны уртаклашып, авырлыкларны бергә жиңеп яшәү. Бу кагыйдә ике кеше арасындагы яисә төркемдәге мөнәсәбәтләрдә дә, ил күләмендә дә урынлы.

Керәшен хатын-кызы... юмарт, эчкерсез, жыр-моң яратучы, гаилә учагын саклаучы, олыларны хөрмәтләүче, ир хакын хаклый белүче, изге күңелле, эчке һәм тышкы матурлыкны үзенә берьюлы жыйган.

18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2026» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.

«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Фото: Эльмира Шрыкова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев