Кр.Бараннан Анисимовлар республикакүләм гаилә фестивалендә катнашты
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика финалы узды.
Бу матур бәйрәмнең кунаклары булып Кызыл Баран авылыннан Анисимовлар гаиләсе катнашты, алар Татарстанның бай гаилә традицияләре мирасы белән танышу мөмкинлеге алдылар.
«Оештыручыларга бу искиткеч конкурс өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Мондый җанлы атмосфера тудырганнары, нәсел тарихын саклаганнары һәм катнашучыларга чын бәйрәм бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. Сезнең хезмәтегез буыннар бәйләнешен ныгытырга ярдәм итә һәм тормышның төп кыйммәтләрен искә төшерә», – диләр Анисимовлар.

Гаилә башлыгы Владимир Анисимов – Кызыл Баран авылы мәдәният йортының халык иҗаты секторы мөдире. Хатыны Венера – Кызыл Баран авыл мәдәният йорты җитәкчесе. Балалары Эвелинага 14 һәм Вероникага 10 яшь.
«Безнең гаилә 2010 елның 24 декабрендә төзелде. Быел ирле-хатынлы булып яши башлавыбызга 15 ел тула. Бер-беребезне көннән-көн ныграк яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Балаларыбыз безнең һәр эштә алар өчен үрнәк булуыбызны һәм безнең белән горурлануларын әйтәләр. Бу сүзләр безнең өчен бик кадерле. Икебез дә Алексеевск муниципаль районының Кызыл Баран авылында туып-үстек һәм бүген дә шунда яшибез. Без бик зур хуҗалык тотабыз. Иремнең куллары алтын. Мин аның төзүчелек таланты бар дип саныйм, агач белән бәйле теләсә нинди эш аның кулыннан килә. Кешеләр дә еш кына аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Владимир һәр эшкә бик җаваплы карый, аңа бөтен җанын, сабырлыгын һәм көчен сала. Шулай ук без әти-әниебез белән бер йортта яшибез. Без бик бәхетле – безнең зур һәм тату гаиләбез бар, без бер-беребезгә терәк булып яшибез. Мин мондый гаиләләрнең күбрәк булуын телим!», – ди Венера.
Фото: В.Анисимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев