Кр. Баран авылы мәдәният йортында «Йөзек салу» йоласын уздырганнар
Алексеевск районының Кр. Баран авылы мәдәният йорты коллективы Чистай районының Бахта авыл клубында узган «Нардуганда җөзек салу» дигән матур бәйрәмдә катнаштылар һәм үз авылларында да йөзек салу йоласын халыкка күрсәттеләр.
“Бу безнең халыкның күңел җылылыгын тою һәм йола-гадәтләрен саклау буенча үткәрелгән онытылмас вакыйга булды. Без халык иҗаты атмосферасына чумдык, күңелле чыгышлардан һәм җанлы җырулардан хозурландык. Бигрәк тә Бахта авыл клубы хезмәткәрләренең искиткеч эшен билгеләп үтәсе килә, алар безгә күп уңай эмоцияләр бүләк иттеләр һәм җылы мохит тудырдылар”, – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Венера Анисимова.

Нардуган кичәләрендә аулак өйләр оештырылган. Анда уеннар зур урын алган. Кызлар бигрәк тә йөзек салырга яратканнар. Уенда катнашучылар йөзекләрне җыеп, чишмә суы тутырылган тирән савытка салганнар. Савытның капкачын сөлге белән каплап, җыру җырлаганнар. Уенны алып баручы савыттагы йөзекләрне болгатып, берсен тартып чыгарган. Җырның эчтәлегенә карап, йөзек иясенең киләчәк тормышына юрау башланган. Олылар әйтүенчә, бу юраулар дөрес булган.

17 гыйнварда Кр. Баран авылы мәдәният йорты коллективы да авыл халкын Йөзек салу" йоласына авыл халкын җыйган.
“Милли киемнәр, җырлар һәм биюләр бәйрәм атмосферасын тудырды, алар барлык катнашучыларны керәшен мәдәнияте һәм йола-гадәтләре дөньясына чумдырды. Бу көн халыклар дуслыгы һәм мәдәни мирасның чын бәйрәме булды”, – диде сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев