Хәбәрләр

Көшкәтбаш — йөрәкләрдә: Галина Абросимова балачак истәлекләре белән уртаклашты

Туган авыл — ул гомерлек җылы истәлекләр бишеге. Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче Галина Абросимова бүген дә балачагы үткән Кукмара районының Көшкәтбаш авылын сагынып искә ала.

Балачак сукмагы

Хәзерге вакытта Көшкәтбаш авылында кайчандыр төзелгән йортларның калкулы урыннары гына саклана. Галина Абросимова сөйләгәннәрдән, ул чактагы Көшкәтбашны күз алдына китерүе дә рәхәт. Һәр йортта балалар тавышы, урамнар гөрләп торган. 

— Без бала чакта авылыбыз балкып тора иде. Йорт саен 5-6 бала. Матур җәй көннәрендә авылның иркен болынында уйнап, җиләген дә, гөмбәсен дә, күзне иркәләрлек чәчәкләрен дә җыйдык. Шушы яшел болыннарда көтүен дә көттек. Кыскача әйткәндә, Көшкәтбашның саф һавасын сулап үскән балалар без. Әле дә авыл җирлегенә кайткач, шушы болыннарда әти-әниләрнең печән чапкан чалгы тавышы ишетеләдер күк. Ә андагы үләннәрнең хуш исе борынны кытыклый.., — дип башлады сүзен Галина. 

Тәбеч елгасында су коенуларын, тезгә кадәр ыштан балакларын сызганып балык тотуларын, кышкы салкыннарда әтиләре ясаган тимераякларда боз өстендә шууларын — барысын да искә алып үтте ул: 

— Капчык эченә салам тутырып, бер-беребезне тартып йөрүләре күңелле иде. Биек таулардан агач чанага утырып төшүләрнең рәхәтен бүген дә искә алам. Әвен тавында ашлык амбары, бәрәңге базы бар иде. Алма бакчасы тавы — яшьләрнең кичке уенга җыелу урыны. Таңач, Тау чишмәләренең челтерәп аккан суы, көянтә асып суга төшкән яшьлек еллары — барысы да бер гомерлек сагыш. Авылның йолалары да онытылмый. Рождестводан соңгы «төрләнү» бәйрәме. Бер атна кич, бер атна көндез өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп йөрүләр бүгенгедәй күз алдында. Ә авылның төп бәйрәме — майлы ботка пешерү. Ул безнең йорт каршында үскән ике биек каен агачы янында уздырылып килде.

Галина түти нигезендә җыр суза
Галина түти нигезендә җыр суза

Авыл бетсә дә — халкы бар

Тик тормыш үз җае белән бара. Юлларның булмавы, заман агышы авылны үзгәртә: халык әкренләп күрше авылларга, күбесе Пчеловодка күченә башлый. 2008 елны, иң соңгылардан булып, Галинаның әнисе — Анастасия Ефимова һәм авылдашлары Анастасия түти Ильина туган нигезләрен ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Иван һәм Питка дәдәйләр шунда яшәп калган булганнар, тик 2017 елны алар да бакыйлыкка күчкәннәр. 

Бүген Көшкәтбаш авылы картада юк, ләкин ул шушы авыл кешеләренең күңелендә яши. Авылдашлар һәр язны, юллар ачылуны түземсезлек белән көтеп алалар. Салкын көзгә кадәр, вакыт табып, туган туфракларына кайталар, чишмә суын эчәләр, болыннарда җиләк җыялар. Иң мөһиме — алар туган нигезләрен онытмыйлар. Ел саен зиратта өмәләр оештырып, мәңгелеккә күчкән якыннарының каберләрен тәртиптә тоталар, киртәләрне яңарталар.

Көшкәтбаш бүген дә алар өчен иң якын, кадерле урын. Авыл үзе юкка чыкса да, аның рухы, анда яшәгән кешеләрнең игелекле гамәлләре, бер-берсенә булган ихтирамы яшәвен дәвам итә. Олылар яшьләргә үзләренең балачагын, авылның тарихын сөйлиләр, шулай итеп, Көшкәтбашның исеме яңа буыннар хәтерендә дә сакланачак. Халыкның туган нигезләренә кайтып, иман әйтеп, теләк итүләре — ул үзе бер зур мирас.


Нет комментариев