1 сентябрь — ул шау-шулы мәктәп коридорлары, чәчәк бәйләмнәре һәм беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларының дулкынлануы.
Әмма Мөслим районының Керәшен Шураны авылында быел белем бәйрәме мәктәптә түгел, ә авыл мәдәният йортында уздырганнар. Монда кайчандыр беренче кыңгырауны үзләре яңгыраткан укучылар, лаеклы ялдагы укытучылар, гомумән, мәктәп елларын җылылык белән искә алучылар җыелган.
«Кунаклар, хөрмәтле укытучылар бер-берсен нык сагынып килгән, алар истәлекләр белән уртаклашты. Кемдер беренче икеле һәм бишле турында сөйләде, икенчесе кырыс, ләкин гадел остазлар турындагы тарихлары белән уртаклашты, ә өченчеләре елмаеп үзләренең кызыклы вакыйгаларын искә төшерделәр.Мәктәптә җырланган җырлар яңгырады. Һәр чорның үз җыры. Алар күңелләрдә якты хатирәләр уятты. Интерактив программа аеруча кызыклы үтте. Чараны алып баручы, истәлекләр „дәресләре“ үткәреп, бүлмәне чын класска әйләндерде. Кунаклар математика, рус теле, татар теле, әдәбият, география информатика дәресләрендә катнашып билгеләр алдылар. Бәйрәмебез чәй эчү белән тәмамланды», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Мәрданова.
Мондый очрашулар шуны искәртә: мәктәп — уку белем йорты гына түгел, ә ныклы дуслык мөнәсәбәтләре туа торган һәм иң якты истәлекләр калдыра торган урын ул.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев