Керәшен Сәрдәсендә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» ярдәм штабы оештырылды
Россия буйлап таралган йөзләгән кечкенә авыллар, анда кешеләр эштән соң өйләренә ял итәргә түгел, ә фронтка ярдәм итү өчен җирле Мәдәният йортларына ашыгалар.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе девизы астында чын ярдәм штабы оештырылды. Авыл халкы көн саен җыелып, тукыма кисәкләреннән штурмовиклар өчен маскировка челтәрләре әзерлиләр.
«Маскировка челтәрләре — хәрбиләр өчен иң кирәкле әйбер, алар техниканы һәм солдатларның үзләрен яшереп калырга ярдәм итә.
Озак саклана торган азык-төлек, дарулар, җылы киемнәр һәм җылы сүзләр язылган хатлар тутырылган тартмалар нәкъ менә мәдәният йорты фойесында җыела. Авыл хатын-кызлары җон эшкәртеп, үз куллары белән сугышчылар өчен оекбашлар бәйләделәр. Бу тыныч, җаваплы эш егетләрне салкын окопларда теләсә нинди заманча технологияләрдән дә яхшырак җылыта. Тыл – күренмәс фронт, анда һәр үрелгән сетка, һәр бәйләнгән оекбаш һәм һәр ярдәм егетләр өчен броня булып тора», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев