Керәшен Сәрдәсендә сезон ачылышы концерты узган
10 январь көнне Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында «Рождество төне» исемле 2026 елгы сезон ачылышы концерты булган.
Программа «җанлы концерт» форматында оештырылган, залда утырган һәр кешегә дә катнашу мөмкинлеге булган.
«Бәйрәм концерты бер сулышта уңышлы гына узды. Кичәдә керәшен халык җырулары җырланды, бәйрәм тарихы яңартылды. Иң күңеллесе, керәшеннәрнең кичке җыеннарда, кич утыруларда уйналынган уеннары: «Аллария», «Станок», «Түгәрәк уен», «Таяк тартышлы» уеннары булды. «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле башлап чыккан уеннарга залда утырган барлык тамашачыларның да кушылып уйнавы сөендерде. Барлык авыл халкы, бәйрәм кунаклары яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтылар», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.


Концертта авылның талантлы кешеләре үз һөнәрләрен күрсәткән. Кемдер җырласа, кемдер үзе иҗат иткән шигырьләре, биюләр белән чыгыш ясаган.



Айдар Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев