Керәшен Сәрдәсендә авыл көне оештырганнар
Авыл көне – һәрвакыт авылдашлар өчен изге һәм якты бәйрәм.
23 август көне Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты каршында, җылы һәм күңелле бәйрәм – “Авыл көне” узды.
Бәйрәм һәркемдә якты хатирәләр калдырды, Ул авылны үстерүгә үз өлешләрен керткән һәрбер кешенең бәйрәме.

«Безнең авылның һәм гомумән халык йолаларын һәм мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде. Бәйрәм кунаклары авылыбыз үзэшчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын карадылар, күңелле уеннарда катнаштылар, учакта пешкән кайнар коймак һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.


Фотолар Ильшат Гайсаровтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев