Керәшен Сәрдәсе музеенда Казан шәһәреннән килгән туристларны каршы алдылар
1 апрельдә, туган якны өйрәнү музееның Керәшен Сәрдәсе авылы филиалына Казан шәһәреннән туристлар килде.
1 апрель көнне, Туган якны өйрәнү музееның Керәшен Сәрдәсе авылы филиалында Казан шәһәреннән килгән кунак-туристларны зурлап каршы алдылар. Бу көнне авыл халкы үзенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәтергә әзерләнгән иде.
«Кунакларны "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле үзенең моңлы кунак җыруы белән каршы алды. Җыр-моң аша алар Казан кунакларына керәшеннәрнең кунакчыллыгын, җан җылысын җиткерделәр. Аннары ансамбль җырчылары "Йөзек салу" су аша юрау йоласының бер өлешен күрсәтеп, борынгы традицияләрнең матурлыгын ачтылар», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.
Казаннан килгән туристлар керәшеннәрнең бай мәдәниятенә чумып, күңелле һәм файдалы вакыт үткәрделәр. Мондый очрашулар төрле халыклар арасында дуслыкны ныгыта, мәдәни алмашуга ярдәм итә.

А. Маннапов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев