Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты «ЭтноЛаб: уңыш территориясе»ндә үз проектын тәкъдим итте
Якты мәдәни инициативалар копилкасы тагын бер мөһим проект белән тулыланды.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты командасы «ЭтноЛаб: уңыш территориясе» акселераторы кысаларында үзенең масштаблы проектын уңышлы тәкъдим итте һәм яклады.
Проектны мәдәният йорты директоры Айдар Маннапов тәкъдим итте. Ул «Сәрдә» этнографик студиясенең төп миссиясе турында зур җылылык һәм осталык белән сөйләде:
«Проект керәшеннәрнең уникаль мирасын саклап калуга һәм яшьләр өчен даими эшләүче лаборатория булдыруга юнәлтелгән. Нәтиҗәсе: «САЯР фест» фестивале, «Керәшен килененең бер көне» күчмә күргәзмәсе һәм 50дән артык саклау берәмлегеннән торган мәгълүматлар базасы.
«ЭтноЛаб: уңыш территориясе» акселераторында яклау – ул һәрвакыт катгый эксперт фильтры. Командага идеянең тормышчан булуын исбатларга, чараның логистикасын исәпләргә, медиа киңлектә алга этәрү стратегиясен төзергә һәм керәшеннәрнең үзенчәлеген саклауда вакыйганың чын социаль әһәмиятен күрсәтергә кирәк иде», – диде ул.
Фото: А. Маннаповтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев