Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе бара

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында махсус хәрби операциядәгеләргә даими рәвештә ярдәм итеп торалар.

Анда СВОда катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләр берләшә. Бу катлаулы вакытта халыкның бердәмлеге һәм татулыгы бик мөһим. Бергә булу, бер-беребезгә кайгыртучан булу, аеруча Ватанны саклаучыларга игътибарлы булу кирәк. Алар һәр көн рухи көч һәм батырлык күрсәтәләр. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе кысаларында авылдашлар СВО зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә.

«Бу акция – ул бары тик маскировка челтәрләр генә үрү түгел. Бу безнең, гади кешеләрнең, гражданлык позициябезне һәм бердәмлегебезне күрсәтү. Бу безнең яклаучыларыбызга без аларны онытмаганыбызны, алар белән горурланганыбызны һәм аларны өйгә көткәнебезне күрсәтү. Без ышанабыз, безнең ярдәмебез, кайгыртуыбыз һәм уртак көчебез аларның барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм җиңү белән кайтырга ярдәм итәчәк. Алар анда булганда, без аларның хезмәтен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез һәм алар ялгыз түгел икәнен күрсәтәбез», – дип яздылар Керәшен Сәрдәсе клубы хезмәткәрләре.

Фотолар Керәшен Сәрдәсе авылы клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев