Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Мәлеменең Сарбай чишмәсе янында бәйрәм узды

Зәйнең Керәшен Мәлемендә авыл көне уздыру Сарбай чишмәсе янына күчте.

Чишмә буе — ял итү урыны

Биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, анда зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен мич тә бар. Чишмә суы көчле итеп ургылып ага. Ә аның челтер-челтер аккан тавышы колакларны иркәли... Әлеге чишмәнең суы шулкадәр тәмле һәм сихәтле. Мәлемлеләргә шундый матур җирдә бер очрашып, ял итеп аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу.

Бәйрәм программасы: җыр, бию, уеннар

Бәйрәмне район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова алып барды. Мәйданда уеннар, кызыклы конкурслар, күңелле биюләр һәм җырлар бер минутка да туктамады. Мәлемлеләр аларда актив катнашып, биеп, күңел ачты. Сагынып көтелгән бәйрәм уеннар, керәшен җырлары белән үрелеп барды. «Җиләк» һәм «Сөмбелә» ансамбльләре иң матур җырларын бүләк итте халыкка.

Бүләкләү һәм махсус хәрби операция герое белән очрашу

Авыл көнендә тыл ветераны Ульяна Пущаевага, уллары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләргә, авыл активистларына муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова, район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Минеев бүләкләр тапшырды. Ә бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы Сергейның кайтуы аны тагын да мәгънәлерәк, дулкынландыргыч итте. Сергейның әти-әнисе шушы авылдан. Ул мобилизациянең беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да махсус хәрби операциядәге егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләде.

Чишмәгә исем бирелде

Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле — Сарбай чишмәсенә авылның Ак дәдәе, Керәшен Мәлемен төзекләндерүдә бик күп игелекле эшләр башкаручы Владимир Уразайкин исеме бирелүе. Моннан өч ел элек Владимир Уразайкин ташландык хәлгә килгән Сарбай чишмәсен өр-яңадан торгызды. Бу чишмә бүгенге көндә Мәлем авылының иң матур урынына әверелде.

Сагынып очрашулар — хәтер һәм киләчәккә өмет

Сарбай — авылның Ак дәдәсе Владимир Уразайкин чишмәсе янында мәлемлеләр, читтән кайткан авылдашлар бик озак үткәннәрне искә төшерделәр, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Киләсе елларда да исән-сау булып, шулай очрашырга язсын дип таралды халык.

Фото авыл җирлегеннән, Зәй информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев