Керәшен Мәлемендә Олы көнне бәйрәм иттеләр
Православие динендәгеләрнең Пасха бәйрәме атнасы бара.
Зәй районы мәдәният йортында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре ел саен Керәшен Мәлеме авылына барып, Олы көн бәйрәме уздыра. Традициягә тугры калып, быел да 15 апрельдә авылда бәйрәм оештырылды.
Керәшен Мәлеме – кечкенә авыл. Биредә башлыча өлкән яшьтәгеләр яши. Шуңа күрә, авыл халкы өчен мондый бәйрәмнәр, җыелышып аралашу мөмкинлеге бик зур әһәмияткә ия. Автоклуб хезмәткәрләренең һәр елны килеп, күңел ачу чаралары оештырулары, өлкәннәр өчен зур шатлык.
Бәйрәм саф һавада, урамда оештырылды. Кояшлы, җылы көн бәйрәмнең күтәренке рухын тагын да арттырды. Автоклублылар Олы көн бәйрәменә багышлап, яраткан җырлар, биюләр, уй-фикерләр белән баетылган уеннар оештырдылар. Авыл халкы, үз чиратында, мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларын сокланып карап утырудан тыш, актив катнашты. Алар ушылып, җырлап, биеп, бәйрәм кәефен арттырдылар.
Кояш астында, язгы табигать кочагында үткән бу бәйрәм, Керәшен Мәлеме авылы халкы өчен онытылмас мизгелләр бүләк итте. Аеруча, күкәй тәгәрәтешле уены һәркем өчен кызыклы булды.

Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев