Кече Чурада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм әзерләү эше туктап тормый
Кукмара районының Кече Чура авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм әзерли.
Авыл клубында, тырыш хатын-кызлар бергә җыелып, егетләребезгә җибәрү өчен, бик тәмле һәм шифалы чәй әзерләгәннәр.
Клуб җитәкчесе Наталья Миронова сүзләренчә, 4 март көнне алар үләннәр, карлыган һәм кура җиләге яфраклары, кипкән җиләк-җимешләр, кара чәй һәм шикәр кушып, чәй ясаганнар. Әзер чәйне фильтр пакетларга тутырганнар.
"Бик тиздән безнең күчтәнәчләр егетләребезгә барып җитәр, туган якларын искә төшерер, тәннәренә көч, җаннарына нур өстәр дип ышанабыз", – ди Наталья Миронова.
Шулай ук, авылның тырыш ир-егетләре дә бу эшкә кушылган. Алар бик сыйфатлы блиндаж шәмнәре ясауда катнашканнар. Бу шәмнәр дә егетләребезгә зур ярдәм булыр дип көтелә.

«Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дип, авыл халкы белән бергәләп җыелган гуманитар ярдәмне дә, коробкаларга тутырып, тапшырдык. Авыл халкының бердәмлеге һәм кайгыртучанлыгы егетләребезгә рухи көч бирер, аларның җиңүгә булган ышанычын ныгытыр дип өметләнәбез», – дип дәвам итте сүзен клуб җитәкчесе.


Наталья Миронова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев