Казаннан Геленджикка авиарейслар ачыла
Red Wings авиакомпаниясе 6 августта Казаннан Геленджикка рейслар ача. Очышлар һәр чәршәмбедә башкарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан самолетлар 9.25 сәгатьтә очып китә һәм Геленджикка 13.10 сәгатьтә килеп җитәчәк. Геленджиктан очып китү вакыты 14.10 сәгатькә билгеләнгән, Казанда самолёт 17.35 сәгатьтә булачак.
«Очыш дәвамлылыгы якынча 3,5 сәгать тәшкил итәчәк. Геленджикта вакыт Мәскәүнеке белән туры килә», — диелә хәбәрдә.
Пассажирлар Sukhoi Superjet 100 һава судноларында очачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев