Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казаннан Эльмира Мукеева “Туганайлар”дан кул эше белән шөгыльләнүчеләр турындагы язмаларны кызыксынып укый

“Туганайлар” газетасына шушы яртыеллыкка язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрне килеп алу дәвам итә. Шушы көннәрдә редакциягә Мамадыш районының Владимир авылы кызы, Казанда яшәүче Эльмира Мукеева килеп, үзе откан термосны алып китте.

Эльмира “Туганайлар” газетасын берничә ел рәттән яздыртып алып, андагы бар язманы укып бара икән. Әтисе Марлен белән әнисе Меланияне мәңгегә югалткач, гаиләдә үзе генә калган Эльмира өчен “Туганайлар” – дус та, күңел юатырлык сердәш тә.

Үзе сөйләгәнчә, Владимир авылы мохитендә үскән кызга, “Туганайлар” газетасында башка яклардагы йолалар, бәйрәмнәр турында уку аеруча кызыклы тоелган. Берара үзе дә чигү белән мавыккач, “Туганайлар”дан кул эше белән шөгыльләнүчеләр турындагы язмаларны да кызыксынып укый. “Газетада агачтан төрле әйберләр ясаучылар турында язулары да ошый. Алар турында язгач, кеше белеп тора. Өй өчен нәрсәдер кирәк булса, шул осталарны табып, алардан ясатып алырга була”, – ди Эльмира.

Бакчачыларның киңәшләрен дә игътибар белән карап бара. Укып кына калмый, “мин дә эшләп карыйм әле” дип, газетадагы киңәшләрне истә тотып, күрше-тирәдәдән дә күреп, авылдагы йорты бакчасында чәчәк, җиләк-җимеш үстерә.“Интернеттан карап-эзләп утырырга вакыт юк, газетаны ачып укыйм да, шунда язылганча эшлим”, – ди Эльмира үз бакчасы турында сөйләгәндә.

“Җырлы чишмә юлыннан” дигән шигырьләр китабы авторы, бүләк термосны алырга тәмле күчтәнәч күтәреп килгән киң күңелле карендәшебез Эльмирага иҗатында һәм томышында уңышлар телибез. Әлбәттә, карендәшебез күңелендә “Туганайлар”га урын түрдән булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев