Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай килә
22 декабрьдә Татарстан Республикасы башкаласына Бөек Устюгтан, махсус поездга утырып, Кыш бабай киләчәк.
Поезд «Казан-1» вокзалында 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кыш бабайның күчмә резиденциясе паровоз һәм төп составтан тора. Поезд эчендә кабул итү бүлмәсен, әкияти авылны, уеннар өчен Кар иле патшабикәсенең вагонын, тамашалар өчен сәхнәле курчак театрын, шулай ук сувенир кибетен, ресторан һәм чәй эчү урынын күрергә була.
10:00–18:00 вакыт аралыгында Казан халкы артистлар һәм аниматорлар белән бергә күңел ачу программасында катнашачак.
Шәһәр халкы чарага, шулай ук Кар иле патшабикәсе вагонына, сувенир кибетенә, ресторанга һәм буфетка бушлай керә алачак.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев