Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда ноябрь бәйрәмнәрендә төрле чаралар узачак

1-8 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары сериясе узачак.

Программага концертлар, лекцияләр, мастер-класслар, әңгәмәләр, күргәзмәләр һәм әдәби-күңел ачу акцияләре кергән.

3 ноябрьдә ТР Милли музеенда «Сәнгать төне» акциясе узачак. Чара кысаларында мастер-класслар, халыклар тарихы турында лекцияләр булачак, Каюм Насыйри турындагы «Соединяющий миры» фильмы күрсәтеләчәк һәм «Риваять» этнотөркеме чыгышы тәкъдим ителәчәк.

4 ноябрьдә «Эрмитаж – Казан» үзәгендә Россия Эрмитажы җыентыгыннан «Юсуповы. Роскошь сквозь века» күргәзмәсе ачылачак. Шул ук көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале гала-концерты була. Шәһәр музейлары каллиграфия һәм декоратив иҗат буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

Спорт сөючеләр өчен 3 ноябрьдә «Локомотив» стадионында «Без бердәм, без җиңелмәс!» чаңгы-роллер ярышлары, ә 4 ноябрьдә яшүсмерләр арасында көрәш ярышлары узачак.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм яшьләр учреждениеләрендә тематик чаралар, концертлар, рәсем конкурслары һәм фотоконкурслар, «Халыклар дуслыгы» һәм «ИнЯз» фестивальләре узачак. 

5-7 ноябрьдә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе «Без россиялеләр» яшь патриотлар карашы» төбәкара проектында катнашу өчен Россиянең 10 төбәгеннән 250 катнашучыны җыячак.

Бәйрәм атнасы кысаларында шулай ук диктантлар үткәреләчәк. 1-8 ноябрьдә онлайн һәм килеп катнашу форматында 10нчы «Зур этнографик диктант» узачак. Анда катнашу өчен 3 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Казанның Халыклар дуслыгы йортына килергә кирәк. 14-16 ноябрьдә 8 меңнән артык мәйданчыкта ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү акциясе узачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев