Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казан федераль университеты һәм «ТНВ» махсус программа әзерли

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «ТНВ» телеканалы белән берлектә, Татарстан телевидениесенә кадрлар әзерләү өчен программа эшли.

«Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Радиф Җамалетдинов шул хакта сөйләде.

«Татарстан-яңа гасыр» телеканалы, безнең студентлар белән бергәләп, махсус программа әзерләргә җыена», — дип әйтте ул. Институт директоры сөйләвенчә, бу эшнең нәтиҗәләрен инде яңа уку елы башында ук күрергә булачак.

Радиф Җамалетдинов, шулай ук, соңгы елларда үз институтларының милли медиа өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән дә актив хезмәттәшлек итүен телгә алды. Телевидениедә, радиода эшләү өчен аерым бер махсус программа кирәк булуын да искәртте. «Безнең телевидение өчен кадрлар әзерләүгә дә керешелер дип ышанам», — диде ул.

Хәзерге вакытта әзер проектлар юк, әмма төрле вариантлар бар инде. Ул программаны гамәлгә куя башлаганда, «өстәмә белем» программасын да тормышка ашырырга мөмкиннәр. 

«Ягъни, махсус комиссия сутдентлар арасыннан сәләтлеләрне сайлап алып, шулар белән тиешле эш оештырылачак. Әлбәттә, практикага да берникадәр сәгать биреләчәк. Практиканы ТНВда һәм ГТРКда үтәчәкләр», — дип тә әйтте әле ул. 

Сүз уңаеннан, бүген вузларга студентлар кабул итү кампаниясе башланды. Быел Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты I курска 1,3 мең студент кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев