Нагайбәк округының Кассель авылыннан «Надежда» халык фольклор ансамбле «Урал җире җырлый» ачык өлкә вокаль-хор фестивале-конкурсында катнашкан.
Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Урал җире җырлый» – «Поёт земля уральская»дип исемләнгән ачык өлкә вокаль-хор фестиваль-конкурсы Чиләбе өлкәсенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, конкурсны оештыручы – «Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәге».
«Сәхнәгә 29 коллектив чыкты, алар 320 катнашучыны берләштерде: вокаль коллективлар, солистлар, хорлар, вокаль ансамбльләр (өлкәннәр һәм балалар категорияләре), Чиләбе өлкәсенең халык һәм академик юнәлештәге ветераннар хорлары. Кассель авылыннан «Надежда» халык фольклор ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулады», – дип язды Кассель клубы җитәкчесе Алена Артемьева.
Аларның чыгышы – югары осталыкны, бердәмләкне һәм халык йолаларына тугрылыкны күрсәтә.
Алена Артемьева фотосы.
Нет комментариев