Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләребез Татарстан халыклар ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышында катнаша

Татарстан халыклары Ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышында Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнары, җирле оешма җитәкчеләре дә бар.

Казанның Халыклар дуслыгы йортындагы утырышны, котлау сүзләре белән, Татарстан дәүләт советы председателе, республика халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Утырыш Фәрит Хәйруллович рәислегендә барды.

«Татарстанда 175 милләт һәм халык яши, аларның һәркайсысы үз туган телен, үз йолаларын, үз традицияләрен, үз кием үзенчәлекләрен сакларга омтыла.  Шуның нәтиҗәсендә, бездә барлык халыклар арасында үзара аңлашу,  тынычлык, татулык өстенлек итә. Ә бу хәзерге шартларда бик күп бурычларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Бер республикада, зур бер илдә бер гаиләдәй дус яшибез», – дип сөйләде Фәрит Хәйруллович.

Анда карендәшләребездән — Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, башкарма комитет членнары: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Ирина Муллина; Казан җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова; Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова; «Туганайлар» газетасының баш редакторы-җитәкчесе Юлия Губина; «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры вазифаларын башкаручы Юлия Дувалова; «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков катнашты.

Татарстан халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Валиуллин үз докладында Татарстан халыклар Ассамблеясенең "Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәтенең 2025 елга кадәрге стратегиясе«н гамәлгә ашыру буенча алып барган эшчәнлегенә йомгак ясады. 

Чүпрәле районыннан «Татарстан Республикасындагы чуваш милли-мәдәни автономиясе» оешмасының җирле бүлеге председателе Алексей Ярухин, Татарстан халыклары ассамблеясенең Тәтеш районындагы вәкиллеге җитәкчесе Светлана Сабирҗанова, «Татарстан Республикасындагы мари милли-мәдәни автономиясе» җирле бүлеге председателе Наталья Кукушкина да доклад белән чыктылар. Чыгышларында алар үз оешмаларының шушы чордагы эшчәнлеге, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. 

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров республикабыздагы Халыклар дуслыгы йортларының һәм үзәкләренең 2025 елдагы эшчәнлегенә тукталды. 

Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү бүлекләре эшчәнлеге, аларны алга таба тагын да үстерү мәсьәләләре турында Казан шәһәренең күп милләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили чыгыш ясады.

Докладлар һәм чыгышлар тыңланганнан соң, Татарстан халыклар ассамблеясе советы эше канәгатләнерлек дип табылды. Аның башкарма комитетына зур бурычлар йөкләнде. Аерым алганда, төбәктәге һәм җирле милли-мәдәни берләшмәләргә эшне оештыруда һәрьяклы күрсәтү, этникара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту, шулай ук, мигрантларның безнең җәмгыятькә яраклашуларына ирешү. 

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Мөслим районының Яңа Усы авылы кызы, район җирле керәшен оешмасының актив членнарыннан берсе Людмила Игошева да бар иде. Людмила Анатольевна — Мөслим районы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе, Халыкара «Командарм» иҗтимагый фондының «Мәрхәмәтлелек һәм гуманитар ярдәм өчен» истәлек билгесе иясе, Мәлләтамак авылы китапханәчесе, СВОдагыларга ярдәм итүче волонтёрларның берсе.

Аңа Татарстан Халыклар ассамблеясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Карендәшебез бу олы бүләккә актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы һәм махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен лаек булды.

Юлия Губина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев