Карендәшләребез Әлмәттә «Этника вакыты» форумында катнаштылар
12 декабрьдә, Әлмәт шәһәрендәге «Алмет» иҗтимагый үзәге мәйданчыгында, «Этника вакыты» дип исемләнгән белем бирү форумы узды.
Анда Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләре, музыка мәктәпләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм укытучылары, мәдәният-ял итү учреждениеләре белгечләре катнашты. 60-тан артык катнашучы арасында карендәшебез Зәй районының Түбән Биш мәдәният йорты директоры Наталья Нужная да бар иде.
Форумда бик күп сәнгать эшлеклеләре, җитәкчеләр чыгыш ясаган. Чыгыш ясаучылар арасында күренекле карендәшебез, этномузыколог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров та булган.

Очрашуда музыкаль мирасны саклау буенча конкрет адымнар каралган: милли уен коралларын торгызу, архив материаллары белән эшләү, укытучылар өчен уку-методик кулланмалар әзерләү һәм яшьләрне халык мәдәниятен өйрәнүгә җәлеп итү.
«Форум кунаклары төрки музыкаль кораллары күргәзмәсен карады, ә практик секцияләрдә Сергей Вертелецкийдан аларны ясау процессы белән таныштылар. «Карлыгач», «Ак Лачын», «Хыял», «Тургай» һәм «Турумтай» балалар коллективларының курай, думбыра, дәф һәм башка традицион коралларда оста уйнауларын тыңладылар. Форум югары дәрәҗәдә оештырылган. Үзебез өчен бик күп кирәкле мәгълъмат алдык», – диде Наталья Нужная.
Наталья Нужная фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев