Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләр – Россия көнендә

Россия көненә багышланган чаралар узды.

Чибәрләр — парадта

Россия көненә багышлап Казанда уздырылган «Дуслык Парады» акциясенә «Кряшен чибяре-2026» конкурсы финалистлары да кушылды. Анда, шулай ук, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков, аның урынбасары Лиана Самойлова, активист Дмитрий Баранов та катнашты. Милли киемдәге керәшен яшьләре халкыбызның мәдәниятен, йола-гадәтләрен күрсәтте.

«Дуслык парады»на барлыгы 50дән артык милләт вәкиле килде. Анда Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан яшьләр, студентлар, диаспорадагылар бар иде. Төрле милләт яшьләре, саф-саф булып, Казан Кремле территориясендәге Спас манарасыннан Кол Шәриф мәчетенә кадәр бардылар. Парад «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале оештырылган Гавәми урыннар ишегалдында төгәлләнде.

Биектауда — Керәшен йорты

Биектауда Россия көненә багышлап оештырылган бәйрәмдә Керәшен йорты да эшләде. Җиңү паркында, Россиядәге халыклар бердәмлеге елында уздырылган бу бәйрәмдә төрле халыкларның милли йорт-палаткалары урнаштырылган иде. Керәшен йортының хуҗабикәсе — Биектауның 2нче мәктәбе укытучысы Нина Тимофеева. Ул аны чигүле кашагалар, сугылган бистәрләр белән бизәде. Керәшен хатын-кызларының элек ничек киенгәнен күрсеннәр өчен, Нинаның кызы Елена өстенә әбисе Мариянең киндер күлмәк-алъяпкычын кигән иде. Биредә тукталучылар шишәрә һәм башка керәшен сыеннан авыз иттеләр.

Һәркем — милли киемнән

Карендәшләр офлайн һәм, шулай ук, ВКонтакте социаль челтәрләрендә онлайн уздырылган Бөтенроссия «Россия көнендә — милли киемнән» акциясендә актив катнашты.

Ул төрле халыклар костюмының һәм мәдәнияте үзенчәлеген, йола-гадәтләрне саклауга игътибар юнәлтә, бәйрәм атмосферасы тудыра. Теләге булган һәркем 12 июньдә Вконтактедагы сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарындагы фотоларын урнаштырды, милли киемнән бәйрәмгә чыкты. «Россия көнендә — милли киемнән» акциясенә кушлыучылар арасында Казаннан «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле дә бар иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев