Карабаянлылар махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләде
Хәбәрләр

Карабаянлылар махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләде

Шушы көннәрдә Луганск тирәсендә хезмәт итүче егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм төяп, машина юлга кузгалачак.

Теләченең Тәмте авылындагы Казанский бәйрәмендә Карабаян авылы кешеләре бик зур ару эш башкарганнар. Алар, егетләребезгә ярдәм йөзеннән, махсус тартма куеп, 11 мең 700 сум акча җыйганнар һәм аны штабка тапшырганнар.

Әлеге матди ярдәм — гадәти бер ярдәм генә түгел, ә туган як җылысы кушылган сәлам, якыннарының онытмавын һәм көтүен раслый торган зур рухи терәк.

 

 

 

Фото: Тюлячи | Теләче яңалыклары


Нет комментариев